Җыеннарда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән 35 укучы катнашты. Программа укучыларның татар әдәбияты буенча булган теоретик белемнәрен гамәлдә куллана, үзе генә һәм коллективта иҗади эшләрне башкара алуга ирешү, төрле авырлыктагы олимпиада биремнәренә гадәти булмаган, иҗади юллар белән җавап эзләү күнекмәләрен булдыру күздә тотылып төзелгән иде. Белем бирү сәламәтлекне ныгыту һәм яхшы оештырылган ял шартларында шәхеснең һәрьяклы һәм өзлексез үсешен тәэмин итү юнәлешендә алып барылды.
Укучыларга татар әдәбиятыннан уку-укыту һәм белем күнекмәләрен камилләштерүдә Г.Ибраһимов исемендәге тел-әдәбият һәм сәнгать институты, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре ярдәм итте.
Белем алудан тыш укучылар төрле спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә, викториналарда актив катнаштылар.
Укучыларның алган белемнәре татар әдәбияты олимпиадалырының муниципаль һәм йомгаклау этапларында уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкинчелеген бирер дип ышанып калабыз.